Лубянкада Федераль иминлек хезмәте бинасы янында утны 39 яшьлек Евгений Манюров ачкан.
Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Манюров Мәскәү өлкәсендә хокук юнәлешендә шәхси эшуар булып эшләгән. Ир-атның социаль челтәрдәге битендә аның Русия суд эшчәнлеге академиясендә укуы күрсәтелгән.
Җинаятьче урында атып үтерелгән. Ату турындагы эшне тикшерү белән Русия Тикшерү комитетының үзәк аппараты шөгыльләнәчәк. Элеге хәлләрдә Федераль иминлек хезмәте хезмәткәре үлгән һәм биш кеше, шул исәптән бер очраклы узып баручы яраланган.
Һөҗүм итүче утны «Сайга» аучылык карабиныннан алып барган.