+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 декабрь 2019, 13:25

Яңа ел чыршысы балаларны сөендерде!

Бүген “Башкортстан” дәүләт концерт залында республика Яңа ел чыршысы үтте.

Бәйрәмгә Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 780 укучы — уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, конкурс лауреатлары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, күпбалалы, аз керемле гаиләләрдән, шулай ук, хәрби хезмәткәрләр һәм республика Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Бәйрәм чарасында Хөкүмәт вице-премьеры Фәнүр Ягафәров, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, гүзәл затлардан — 0республика Башлыгы җәмәгате Каринэ Хәбирова, Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова катнашты.
Балаларны фойеда ук күңелле тамаша белән клоуннар каршы алды. Ел билгесе — чын күселәр белән трюклар, сабыннан күбекләре6ән шоу, спорт флешмобы — кызлар һәм малайлар шатланып, уеннарга кушылды. Шул арада ерак араларны якын итеп, Кыш бабай белән Карсылу да килеп җитте. Чыршы тирәли җырлап та, биеп тә алды балалар.

— Мондый тамашада беренче тапкыр катнашам. Республиканың төп чыршы бәйрәменә укудагы, спорттагы уңышларым өчен лаек булдым. Бик шатмын. Киләчәктә тагын да зуррак максатлар куеп, аларга ирешү өчен тырышачакмын, — ди Шаран районы Зирекле мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Илүс Идиятуллин.

Әйтергә кирәк, Шаран районыннан Чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете янә өч укучыга — Иске Төмбагыш мәктәбеннән Анастасия Шмидтка, Чалмалы мәктәбеннән - Гөлшат Якупова, Шаран 2нче мәктәбеннән Роман Сәйфетдиновка тигән.
— Ел буена тырышып укыган, төрле чараларда актив катнашкан, призлы урыннар алган укучыларны Яңа ел алдыннан шулай сөендерү — республикабызда матур күренеш. Аларның һәрберсе моңа лаек, — ди әлеге төркемнең җитәкчесе Ләйсән Рим кызы Идиятуллина.

Ә залда балаларны могҗизалы, серле әкият иленә сәяхәт көтә иде. Кызлар һәм малайлар Мышаевскийлар гаиләсендә тәрбияләнгән Макс исемле тычкан малае белән бергә маҗараларга тарыды, зур сынаулар үтте, әмма бирешмәде, нык, көчле, максатчан булырга өйрәнде.
Бәйрәм азагында һәр укучыга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас