Ул исән-саумы?
Югалуына өч көн дигәндә 11 яшьлек Иван табылган. Ул исән-сау. Хәзер әти-әнисе белән.
Волонтерларның берсе сүзләренә караганда, баланы полиция хезмәткәрләре тапкан. Ул Иглин территориясендә була. Волонтер Иванның инде сигезенче тапкыр югалуын билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, Иглиндә Иван исемле малай 20 декабрьдә югалган иде. Аның югалуы турында мәгълүмат волонтерларда бу иртәдә пәйда була. Бу вакытны баланың кайда булуы һәм ни өчен юкка чыгуы билгесез.