+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 декабрь 2019, 16:35

Ун үзәкнең сигезендә снюс сатыла

Уфаның сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә "Халык контроле" проекты активистлары никотинлы катнашмалар сату урыннарына рейдлар үткәрде.

Уфаның сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә "Халык контроле" проекты активистлары никотинлы катнашмалар сату урыннарына рейдлар үткәрде.

Элегрәк республика Башлыгы Радий Хабиров кибет хуҗаларына киштәләрдән снюсны тулысынча алып куюны таләп иткән иде.
Вакланган тәмәке салынган пакетлар тәмәке тартуга караганда хәвефсезрәк булып күренә. 2015 елдан алар тыелган, әмма узган елдан башлап янә зур популярлык казана башлады, тәмәке эшләнмәсе аналоглары барлыкка килде — хәзер сыек никотинлы кәнфит рәвешендә. Элек аны махсус тәмәке ларекларында гына сатып алып булса, хәзер хәтта азык-төлек кибетләрендә дә табарга була.

"Без Уфаның 10 эре сәүдә үзәген тикшердек. Аларның сигезендә снюс сатып алдык. Бу нокталарда сату бары тик паспорт буенча гына башкарыла дип ышанычлы итеп әйтергә була. Уфа кибетләрендә снюс юк. Алар сатып алучы таләбе буенча гына сатыла", - диде "Халык контроле" проектының төбәк иҗтимагый советы әгъзасы Антон Буфетов.

Халык контролерлары билгеләп үткәнчә, кайбер очракларда сатыла торган снюс тәмәкедән түгел, ә никотин булган химикатлардан эшләнгән, бу сәламәтлеккә тагын да зуррак зыян китерә.

Республика прокуратурасы үсмерләргә снюс сатуны тыюны күздә тоткан закон әзерли.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас