+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 декабрь 2019, 17:40

"Мраткино"ны үстерүгә 10 миллиард сумга якын акча юнәлтеләчәк

Белорет районында "Мраткино" бөтенсезонлы гаилә курортын үстерү концепциясен Республика йортында "Төзелеш сәгате" форматындагы киңәшмәдә карадылар, дип яза "Башинформ".

Белорет районында "Мраткино" бөтенсезонлы гаилә курортын үстерү концепциясен Республика йортында "Төзелеш сәгате" форматындагы киңәшмәдә карадылар, дип яза "Башинформ".
Проектны "Садовое кольцо" (Красногорск шәһәре, Мәскәү өлкәсе) компанияләр төркеме эксперты Николай Шленцов тәкъдим итте.
Инвесторлар хәзерге тау чаңгысы үзәге территориясендә елына 500 мең туристка кадәр кабул итү мөмкинлеге белән федераль дәрәҗәдәге бөтен сезонлы гаилә курортларының берсен төзергә планлаштыралар. Якынча исәпләүләр буенча, проектка инвестицияләр 10 миллиард сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Моның өчен тау чаңгысы трассалары санын арттыру, яңа рекреацион һәм туристик объектлар - шифаханә, концерт һәм конференция заллары булган кунакханәләр, шулай ук кирәкле инфраструктура булдыру планлаштырыла.
Проектны концессия рәвешендә дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә тормышка ашыру тәкъдим ителә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, концепция җентекләп эшләүгә мохтаҗ, ул Хөкүмәткә ай дәвамында проектны гамәлгә ашыруның финанс моделен әзерләүне йөкләде.
"Проектның барлык параметрларын проект буенча безнең позицияне формалаштыру һәм аны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында карар кабул итү өчен игътибар белән исәпләргә кирәк", - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Читайте нас