Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы үтте. Ул муниципалитетлар катнашлыгында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов рәислегендә узды.
Анда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында республика халкының хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, объектларны янгынга каршы саклау чаралары, ашыгыч хезмәтләрнең үзара эшчәнлеге һәм фаҗига килеп туган очракта махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итү тәртибе турында халыкка мәгълүмат җиткерү мәсьәләләре тикшерелде.
Моннан тыш, утырышта катнашучылар комиссиянең агымдагы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм киләсе елга төп бурычларны билгеләде.
Киңәшмә ахырында Ирек Сәгыйтов Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына Русия Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны бетерү системасының Башкортстан территориаль бүлекчәсен югары әзерлек режимына күчерү турында боерык проектын әзерләүне йөкләтте.