+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 декабрь 2019, 12:00

Бер ай элек кенә туган көнен билгеләгән булган

Гомер белән үлем арасы - бер адым...

Гомер белән үлем арасы - бер адым...
Яңавыл районында яшәүче 22 яшьлек кыз автомобиль тәгәрмәчләре астында һәлак булган. Кыз кичке 8дә Янбарис-Кисәккаен-Айбүләк юлыннан өенә кайтып килгән булган. Шул ук юл белән хәрәкәт итүче водитель юл читендәге кызны күрмәгән. Аны бәрдергән. Нәтиҗәдә, кыз шунда ук вафат булган.
Руль артында утыручы 35 яшьлек хатынның исерек булуы билгеле. Ә үлгән кыз бер ай элек кенә туган көнен билгеләгән булган.

Читайте нас