+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 декабрь 2019, 10:30

Кырым күперендә тимер юлы хәрәкәте ачылды

Ил Президенты Владимир Путин Кырым күперенең тимер юлы өлешендәге хәрәкәтне ачты.

Ил Президенты Владимир Путин Кырым күперенең тимер юлы өлешендәге хәрәкәтне ачты.

Владимир Путин бу вакыйганың мөһимлеген билгеләде, күпернең ил икътисадына көчле йогынты ясаячагын ассызыклады. Ил Башлыгы тимер юлыннан Керчьтан Таманьга кадәр барды. Башта - машинист кабинасында, соңыннан вагонда күперне төзүдә катнашкан инженерлар һәм эшчеләр белән аралашты.

Таманьда ул беренче пассажир поездын җибәрү церемониясендә катнашты.
Кырым күпере – Русия һәм Европадагы иң озын күпер, ул 19 километрга сузылган.



Фото: кремлин. ру
Читайте нас