Республика Башлыгы Радий Хәбиров район һәм шәһәр хакимиятләрендә Яңа ел кичәсен үткәргәндә чама белергә чакырды.
Кичә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев чүп-чар һәм каты коммуналь калдыклар чыгару турында чыгыш ясаганда янә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм тарифларны үзгәртү мәсьәләсе күтәрелде.
Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров белдерүенчә, ел ахырына кадәр каты коммуналь калдыкларны җыю һәм үтилләштерү буенча төбәк операторларын раслау күздә тотыла. “Алар белән үтилләштерүгә контрактлар эшлибез һәм үтәлешне тикшереп торачакбыз”, – дип билгеләп үтте ул.
Андрей Назаров, шулай ук, гыйнвар-февраль айларында чүп чыгару өлкәсендә тәртип урнаштырылачагын, әлегә билгеле бер кыенлыклар булуын белдерде.
— Сез гади эшне, көнкүреш чүп-чарын чыгаруны җайга салыгыз, инвестицияләр һәм тариф сәясәте турында соңрак килешербез. Башта җайга салсыннар, шуннан сөйләшәчәкбез,— диде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
2020 елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” программасы кысаларында Башкортстан буенча 107 объект төзү һәм ремонтлау каралган. Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты башлыгы Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
Аерым алганда, 63 объект Уфа агломерациясендә ремонтланачак. Башкалада 70 чакрым озынлыктагы юл төзекләндереләчәк, 12 светофор, юл хәрәкәтенә идарә итүнең 20 автоматик системасы, 1200 метр җәяүлеләр өчен юл буе хәвефсезлек киртәләре, 131 метр күпер кичүе урнаштырылачак. 2020 елга Уфа агломерациясе буенча финанслауның гомум күләме 4150,4 миллион сум тәшкил итәчәк.
— Бүгенге көндә 59 объект буенча контрактлар төзелгән, планга барлык объектлар да кертелгән. Ел ахырына кадәр контракт тулысынча тормышка ашырылачак, — дип ассызыклады Тимур Мөхәммәтҗанов.
2020 елда юл фонды күләме 19,1 миллиард сум булыр дип фаразлана, шул исәптән федераль бюджеттан — 1,8 миллиард сум һәм Башкортстан бюджетыннан 17,3 миллиард сум бүленәчәк.
Республикада Башкорт дәүләт транспорт академиясен ачарга мөмкиннәр. Тимур Мөхәммәтҗанов шундый тәкъдимне дә яңгыратты.
Ул билгеләп үткәнчә, “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышы заказчылар һәм подрядчы оешмалар вәкилләре компетенцияләренең тиешле дәрәҗәдә булмавын күрсәткән.
— Планлаштырудагы кимчелекләр, торглар белән тоткарлыклар — болар барысы да гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән эшләрнең вакытында башкарылуын җитди тоткарлады, — дип билгеләп үтте ул.
Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, инде хәзер үк юл-транспорт тармагы квалификацияле инженер-техник кадрларга кытлык кичерә. Һәм мондый төрдәге дефицит, тормышка ашыруга планлаштырылган эшләр күләмен исәпкә алып, артачак.
“Шуңа бәйле рәвештә, Уфа автотранспорт колледжын республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты карамагына тапшыру һәм аннары аны югары уку йорты — Башкорт дәүләт транспорт академиясе рәвешендә аккредитацияләү турындагы башлангыч белән чыктык. Бу юл-транспорт предприятиеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”, — диде ул.
Радий Хәбиров башлангычны хуплады, республиканың бюджет урыннарында кызыксынуын билгеләп үтте һәм республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга проектны гамәлгә ашыруга кушылырга кушты. Радий Хәбиров Яңа ел каникулларында мәдәни һәм спорт чаралары оештыру турында күрсәтмә бирде.
Уңайлы булсын өчен республика районнары һәм шәһәрләренең һәр административ үзәгенең барлык Яңа ел чаралары “Башкортстанның мәдәни дөньясы” интернет-порталы сайтының “Яңа ел календаре — 2020”гә җыелган. Календарьда 2020 елның 8 гыйнварына кадәр барлык Яңа ел каникулларына тулы график бирелгән. Чараларның гомум девизы: “Башкортстан – спорт, туризм, мәдәният һәм сәламәтлек территориясе”.
Һәр кеше һәм төбәкнең кунагы күңеленә хуш килгән шөгыль таба, гаиләсе һәм якыннары белән вакытны кызыклы итеп үткәрә алачак.
— 2020 елгы Яңа ел каникуллары чорында Башкортстанда төрле чаралар көтелә. Яңа ел бәйрәмнәрендә музейлар эшләячәк. Аларга керү бушлай, экскурсияләр генә түләүле булачак, — диде мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров түрәләрне Яңа ел корпоратив кичәләре үткәргәндә тыйнаклык күрсәтергә чакырды.
— Шәхсән үзем күзәтәчәкмен. Яхшырак яши башлагач, бәйрәм итәрбез, — диде Радий Хәбиров. — Мин бәйрәм итүне тыймыйм, әмма һәрвакыт чама булырга тиеш. Коллективыгызны котлыйсыгыз килсә — котлагыз. Ашханәдә утырыгыз. Тик бернинди фейерверклар да кирәк түгел.
Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә һәм Хөкүмәтендә корпоративлар булмаячагы билгеле.