Стәрлетамакта былтыр булган коточкыч хәл тәмамланмаган икән әле...
Стәрлетамакта яшәүче яшь ир кеше үтерүе турында ике елга якын вакыт үткәч әйтте.
Бу хәл 2018 елның апрелендә булган. Анда Илнар дуслары белән, шул исәптән Рәшит белән, барда күңел ача. Шунда егет бер ир белән сугышып китә. 18 яшьлек Илнар Рәшитнең ирне чәнечкәнен күрә. Ләкин суд Илнарны 9,5 елга иректән мәхрүм итә. Шуның 1 ел да 8 аен егет СИЗОда үткәрә. Рәшиткә үз гаебен таныр өчен нәкъ шул кадәр вакыт кирәк була.
- Мин ул ирне үтерергә теләмәдем. Сакландым, - ди ул соңрак.
- Мин Рәшитне гафу иттем. Иреккә чыгарыма өметләнмәгән дә идем инде. Рәшитнең мин СИЗОда чакта баласы туды, әмма ул гадел кеше булып чыкты, - ди Илнар.