Моңа кадәр әлеге үзәкләрдә көтү вакыты 15 минутка җитсә, хәзер уртача көтү вакыты 5 минут 26 секунд тирәсе тәшкил итә.Республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү үзәкләштерелгән һәм "бер тәрәзә" принцибы буенча эшли. Анда 75 күпфункцияле универсаль, 2 бизнес класстагы офис һәм төбәкләрдәге 459 структур подразделение, ягъни 1340 тәрәзә берләшә.Ел башыннан күпфункцияле үзәкләрдә документларны алу һәм бирү буенча 5689163 хезмәт күрсәтелгән. Бу дәүләт тарафыннан куелган бурыч 107,96 процентка арттырып үтәлгән дигән сүз.