Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия коткаручылары көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Республика җитәкчесе Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстана буенча Баш идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Сезнең хезмәт кыюлык һәм тәвәккәллек таләп итүче катлаулы эш башкарырга сәләтле кешеләрне берләштерә. Безнең шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр сезнең көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер икәнегезне белә.
Кызганычка каршы, сезгә эш күп. Ел башыннан гына да сез эзләү-коткару эшләренә – 2 мең, янгыннарга 11 мең тапкыр чыктыгыз. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, башка министрлык һәм ведомстволар, район һәм шәһәр хакимиятләре белән тыгыз элемтәдә торучы хезмәттәшләрегезгә рәхмәт белдерәсем килә. Алар кешеләр тормышына хәвеф янамасын өчен барысын да эшли, – диде чыгышында республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.