Бүген, 26 декабрьдә, Уфаның Киров районы судында дознаватель кызны көчләүдә гаепләнгән элекке полицейскийлар - Павел Яромчук, Салават Галиев һәм Эдуард Матвеевка карата хөкем карарын игълан иттеләр.
Судья Павел Яромчукны — 6, Салават Галиевны — 7, Эдуард Матвеевны 7 елга гомум режимлы колониягә хөкем итте.
Хөкем карары үз көченә кергәнче, чик кую чарасы үзгәрми, суд билгеләгән сроклар исәбенә СИЗОда уздырылган вакыт керә. Моннан тыш, экс-полицейскийларга дознаватель кызга әхлакый зыян өчен саллы компенсация - 3 миллион сум түләргә туры киләчәк.
Әле хөкем карары көченә кермәгән. Адвокатлар аның белән риза булмыйча, шикаять әзерли.