+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 декабрь 2019, 12:10

Ялган аракыга каршы көрәш кыза

"Стоп суррогат" акциясенең беренче көннәрендә республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының кайнар линиясенә легаль булмаган хәмер таралу урыннары турында халыктан 275 мөрәҗәгать һәм "Хәвефсез мохит" порталына 574 сигнал килгән.

"Стоп суррогат" акциясенең беренче көннәрендә республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының кайнар линиясенә легаль булмаган хәмер таралу урыннары турында халыктан 275 мөрәҗәгать һәм "Хәвефсез мохит" порталына 574 сигнал килгән.

Дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев, контрафакт хәмер сату омтылышларыннан тыш, легаль сатучылар тарафыннан закон бозулар да булырга мөмкин, дип билгеләп үтте. Әйтик, бәйрәм көннәрендә алкоголь сату вакыты чикләнә, шулай ук 1 гыйнвардан аракыга, коньякка һәм башка каты спиртлы эчемлекләргә ваклап сату бәясе арта. Бу кагыйдәләрне үтәүгә активистлар шулай ук рейдлар вакытында игътибар юнәлтәчәк.
"Бу бер тапкыр үткәрелә торган акция булырга тиеш түгел. Без әлеге эшне дәвам итәчәкбез һәм аны системалы рәвештә эшләячәкбез", — диде "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

Искәртеп узабыз, акция шартлары нигезендә яшерен рәвештә суррогат җитештерү һәм сату турында хәбәр иткән гражданнарга акчалата бүләк биреләчәк. Суррогат алкоголь җитештерүчеләр турында мәгълүмат өчен — 50 мең сум, сатучы турындагысына - 2000 сум. Кониденциальлек гарантияләнә.

Ел башыннан республикада 8 яшерен цехның эше туктатылган, 70 мең литрдан артык спиртлы продукция тартып алынган. "Бердәм Русия"нең "Халык контроле" һәм яшьгвардиячеләр рейдларга чыга.

"Быел 459 кибет тикшерелде, аларда 154 кагыйдә бозу очраклары ачыкланган, Эшке эшләр министрлыгы вәкилләре белән 103 протокол төзелгән, суррогат сату буенча 34 нокта ачыкланган", - ди "Халык контроле" проектының төбәк иҗтимагый советы әгъзасы Антон Буфетов.

Суррогат җитештерүчеләр һәм сатучылар турында мәгълүматны "Бердәм Русия" партиясенең "Халык контроле" stopsurogat@mail.ru электрон почтасына, Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау республика комитетына "Хәвефсез мохит" порталына (тәүлек әйләнәсенә) һәм +7(347)218-09-87 телефоны аша (эш көннәрендә 9-19 сәгатьтә) хәбәр итәргә мөмкин.
Фото: Башинформ.
Читайте нас