+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 декабрь 2019, 19:40

"Авыл хуҗалыгы үсеше андагы яшәү шартларына бәйле"

Бүген Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Бүген Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә Русия Дәүләт Советы утырышында катнашты. Анда аграр сәясәт турында сүз барды.
Ил Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгындагы үсеш темпының ил икътисадына караганда югары булуын әйтте. Соңгы 11 айда авыл хуҗалыгында җитештерү 4,1 процентка күтәрелгән.
- Киләчәктә дә мондый үсешне саклап калу өчен авыл җирендәге яшәү сыйфатын күтәрергә кирәк. Бездә һаман да авыллар социаль торышы, көнкүрештәге уңайлы шартлары, инфраструктура белән күпкә калыша, - диде Владимир Владимирович.
2018 ел нәтиҗәләре күрсәтүенчә, республика авыл хуҗалыгы үсеше буенча илдә - җиденче, Идел буе федераль округында - икенче урында. Узып баручы елда республикада 3,25 миллион тонна иген җыеп алынган. Былтыргы белән чагыштырганда, бу 6 процентка күбрәк. Соңгы 11 айда 342 тонна ит һәм 1,5 миллион тонна сөт җитештерелгән
Читайте нас