+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 декабрь 2019, 11:10

Башкортстанга бозлы яңгыр килә

Коточкыч бозлавык көтелә. Бу көннәрдә аеруча сак булыгыз!

Коточкыч бозлавык көтелә. Бу көннәрдә аеруча сак булыгыз!

Көчле җил белән бергә Башкортстанга бозлы яңгыр килә.
Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итүенчә, бүген кичкә бозлы яңгыр көтелә. Шулай ук республикада электр чыбыкларына һәм агачларга юеш кар ябышачак. Бозлавык һәм кар өемнәре хасыйл булачак.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе халыкны температураның кинәт төшүе нәтиҗәсендә бозлавык булуы турында кисәтә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас