+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2019, 14:10

Путин Яңа елны кемнәр белән каршылый?

Ил башлыгы тыгыз эш графигын үзгәртергә ниятли.

Ил башлыгы тыгыз эш графигын үзгәртергә ниятли.

Русия Президенты Владимир Путинның Яңа ел бәйрәмен каршылавы эш графигына бәйле.
Ил башлыгы бу бәйрәмне тыйнак кына, дуслары һәм туганнары белән үткәрүне өстен күрә. Бу хакта "Россия-1" телеканалы эфирында дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.

Дмитрий Песков ассызыклавынча, дәүләт башлыгына Яңа елны Русия киңлекләрендәге төрле төбәкләрдә, шул исәптән Хабаровск краенда да, каршы алырга туры килгән.

— Әгәр эшлекле сәфәр булмаса, ул Яңа елны өйдә каршыларга ярата, — ди Дмитрий Песков. — Тыныч кына, туганнары белән. Бу - әлбәттә, Владимир Владимировичның шәхси вакыты, ә аның аңа еш кына вакыты калмый.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: