+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 декабрь 2019, 19:35

"Сездән башка республика үсешен күзаллап булмый"

Бүген 50 күпбалалы әнигә "Ана даны" медале тапшырылды.

Бүген 50 күпбалалы әнигә "Ана даны" медале тапшырылды.
Республикада яшәүче 50 әни "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Бу чара тәүге тапкыр 1998 елда оештырылган иде. Шушы елдан башлап 8 мең әнигә шундый бүләк тапшырылды. Агымдагы елда гына 300 ана шушы медаль иясе булды. Республикада барлыгы 46 мең күпбалалы әни яши.
- Күпбалалы гаиләләр белән генә республиканың үсешен күзалларга була. Гаиләләргә дәүләт һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, аеруча күпбалалы гаиләләр игътибар үзәгендә диде, - республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Читайте нас