Коммерцияле булмаган оешма Башкортстан һәм Кыргызстан эшкуарлары башлангычы буенча ике республика хөкүмәтләре ярдәмендә оештырылган.
Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, оешма идарәсе рәисе итеп Кыргызстандагы ведомство вәкиле Кочконбай Майлубашов сайланды.
Сәүдә йорты эшчәнлеге ике республиканың сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләрен арытаба киңәйтүгә, Кыргызстан базарларында Башкортстанда җитештерелгән продукцияне алга этәрүгә, шулай ук Кыргызстан территориясендә уздырыла торган конгресс-күргәзмә чараларында Башкортстан эшлекле даирәләренең катнашуына, бизнес-турларны оештыруга һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
Кыргызстан Республикасыннан тыш, Башкортстанның сәүдә йортлары Словакиядә һәм Болгариядә эшли.