Башкортстанда яңа ел алдыннан газ үткәрүгә беренче сертификатлар бирә башладылар. Республика Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезендә авыл кешеләренең аерым категорияләре торакны газлаштыру өчен 60 мең сумнан 100 мең сумга кадәр акча алачак.
Яңа ел бүләген Стәрлетамак районының Югары Усылы авылыннан күпбалалы гаилә алды.
Йортка күченгәннән бирле ул электр белән җылытылган, бу шактый чыгымлы булган. Шуңа күрә күпбалалы гаилә сертификат буенча газлаштыру мөмкинлегеннән файдаланырга карар кылган.
Барлык кирәкле документлар җыелган, "Газпром газ бүленеше Уфа" предприятиесе белән килешүләр төзелгән һәм хәзер гаилә газлаштырылган йортта яшәячәк.