Билгеле психолог, Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич Яңа ел бәйрәмнәрендә гражданнарга аек булып калырга тәкъдим итте. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Психолог фикеренчә, яхшы кәеф һәм бәйрәм атмосферасы өчен алкоголь бөтенләй кирәк түгел.
«Яңа ел алдыннан, кагыйдә буларак, күпләр тормышын яңадан башларга, күп нәрсәне үзгәртергә, яхшырак яши башларга тели. Мин Яңа елны аек килеш билгеләргә киңәш итәр идем. Һәр кеше күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала һәм Яңа елны күңелле, якты һәм сәламәтлеге өчен файдалы итеп билгеләп үтә алыр дип ышанам!» — ди ул.
Аның фикеренчә,"яхшы кәеф һәм бәйрәм атмосферасы өчен алкоголь бөтенләй кирәк түгел, иң мөһиме - туры килә торган альтернатива табарга кирәк. Алар — кышкы урам уеннары, биюләр яки гаилә өстәл уеннары һәм башкалар».
«Өстәвенә, спиртлы эчемлекләр куллану, бигрәк тә балалар янында, үсеп килүче буында: хәмерсез бәйрәм бөтенләй бәйрәм түгел, дигән фикер тудыра», — ди психолог.