31 декабрьдә Республика йортында Радий Хәбиров “Транспорт һәм төзелеш сәгате” форматында киңәшмә уздырды.
Проблемалы йортларны төзеп бетерү буенча юл картасын гамәлгә ашыру турында Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин сөйләде. Шундый 134 объектның 23ен РФ ДОМ федераль фонды линиясе буенча берлектә финанслау турында килешүгә керткәннәр. Чиратта - субсидия бирү критерийларына туры килә торган 50дән артык объект.
Барлыгы узып баручы елда проблемалы 14 йорт файдалануга тапшырылды, аларда 1 600 өлешче фатир алган. Моннан тыш, Дәүләт комитеты объектларны төзеп бетерү схемасын билгеләде, алар буенча хәл гражданнарны аеруча борчый.
"Миловка паркы" торак комплексы объектларында эш дәвам итә. Башкортстан Башлыгы бистәне һичшиксез төзеп бетерәчәкләрен һәм анда кирәкле социаль инфраструктура булдырачакларын билгеләп үтте.
-- Мин өлешчеләргә сабырлык өчен рәхмәтлемен. Без катлаулы елны бергә үткәрдек, планлаштырылган барлык объектларны да тапшырдык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Мин күп тапкырлар әйттем инде: без хокуклары бозылган кешеләр һичшиксез үз фатирларын алсыннар өчен барысын да эшләячәкбез. "Миловка паркы" яшәү өчен уңайлы булачак. Анда инде зур мәктәп һәм балалар бакчасы төзелә башлады.
Уфада пассажирлар ташуны системага салу турында шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Юланов сөйләде. Ул билгеләгәнчә, легаль булмаган ташучылар белән хәл тотрыкланды. Хәзер яңа микрорайоннарда транспорт элемтәсен үстерергә кирәк.