+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 гыйнвар 2020, 16:58

Алкоголь сату тыелган көндә дә әмәлен табучылар булган

Кайбер кибетләр җәмәгать туклануы лицензияләреннән файдаланган.

Кайбер кибетләр җәмәгать туклануы лицензияләреннән файдаланган.Шулай итеп, закон формаль рәвештә бозылмаган.
Хәмер сатучылар шешәләрне касса янында ук ачкан.Сатып алучыларның мондый кибетләрдә хәмер эчмәвенә, спиртлы эчемлекне алып чыгуга карамастан, эшкуарларны һәм сатучыларны закон бозуда гаепләп булмый."Яшь Гвардия"челәр оештырган рейд балигъ булмаганнарга хәмер сату очракларын ачыкламаган.
Әмма «Стоп суррогат» акциясенең "кайнар линия"сенә 18 яше тулмаган егеткә фанфурик сату турында мөрәҗәгать килгән.
Билгеле булуынча, яшерен производство һәм суррогат сату турындагы мәгълүмат өчен акчалата бүләк түләнә: суррогат алкоголь җитештерүчеләр турында мәгълүмат өчен - 50 мең, сатучы турында хәбәр өчен - 2000 сум. Суррогат җитештерүчеләр һәм сатучылар турында +7 (347) 218-09-87 телефоны буенча (эш көннәрендә 9.00-19.00 сәгатьләрдә) хәбәр итәргә мөмкин.
Фото: Facebook челтәреннән Наталья Кузнецова
Читайте нас