+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Января 2020, 14:55

Башкортстанда көчле җил көтелә

Синоптиклар бозлавык булачагы турында да кисәтә.

Синоптиклар бозлавык булачагы турында да кисәтә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе төбәк халкын һава торышы бозылуы турында кисәтә. Республикада җил көньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчәячәк, юлларда бозлавык көтелә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 5нче гыйнварда аязаючан-болытлы һава көтелә. Урыны белән җепшек кар, юлларда бозлавык, җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 7-12, урыны белән 17 метрга кадәр көчәя. Һава температурасы төнлә -3, -8, аязытканда — 12, көндез 0, - 5 градус тәшкил итәчәк.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән томан көтелә.
Уфада аязаючан-болытлы булачак, урыны белән җепшек кар, юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы — -3, -5, көндез 0, -2 градус булачак.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас