Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Октябрь районында үткән гаилә белән ял итү чараларында булды.
Республика җитәкчесе Спорт сарае алдындагы боз шәһәрчеген карады. Биредә 27 метр биеклектә чыршы урнаштырылган. Шулай ук балалар аттракционнары, хоккей мәйданчыгы һәм башкалар да бирегә килүчеләргә бәйрәм кәефе өсти.
159нчы Мәгариф үзәгендә Башкортстан Башлыгы "Яңа ел гаилә уеннары-2020" спорт бәйрәмендә булды. Республика фестиваленең шәһәр этабында Уфаның 124 мәктәбеннән 1-4нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашачак. Ә республика буенча уенда катнашу өчен меңнән артык мәктәп гариза тапшырган.
Радий Хәбиров ял итүгә килүчеләр белән аралашты. Аларны Яңа ел белән котлады һәм күңелле яллар теләде.