+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 гыйнвар 2020, 08:30

Путин Эрдоган белән очрашырмы?

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Русия Президенты Владимир Путин белән Сүрия Идлибындагы тынычлык мәсьәләсе, шулай ук Ливия буенча фикер алышырга ниятли.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Русия Президенты Владимир Путин белән Сүрия Идлибындагы тынычлык мәсьәләсе, шулай ук Ливия буенча фикер алышырга ниятли.

Владимир Путин 8 гыйнварда Истанбулга барырга планлаштыра.

«Без Путин белән, Идлибта тыныч халыкны үтерүгә юл куймаячакбыз, дип килештек, — диде Эрдоган CNN Turk эфирында. — Без үз делегациябезне Мәскәүгә җибәрдек, һәм хәзер безгә чаралар күрергә кирәк. Әйдәгез, план кабул итик һәм тынычлык урнаштырыйк. Без Путин белән шушы хакта фикер алышачакбыз».

Моннан тыш, президентлар Сүриядә Евфраттан көнчыгышка таба һәм Ливиядәге вәзгыятьне үстерү буенча меморандумны үтәү мәсьәләсе буенча сөйләшәчәк.



Фото: kommersant.ru
Читайте нас