7 гыйнвардан Башкортстанда алкогольле продукция сатуга барлык чикләүләр бетерелде.
Искәртеп узабыз, төбәктә "коры закон" Яңа ел каникулларында гамәлдә булды: 3 гыйнварда кибетләрдә алкоголь көн буе сатылмады. Профилактика максатларында спиртлы эчемлекләрне 4 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр бары тик 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр генә сатып алырга рөхсәт ителде.
Хокук саклау органнары бу көннәрдә суррогат хәмер сатуга аерым игътибар бирде. Легаль булмаган спиртлы эчемлекләр сату һәм җитештерү урыны турында мәгълүмат җиткерүчеләргә акчалата премияләр биреләчәк.