Бүген иртән Тегераннан Киевка очкан Boeing 737-800 самолеты очыштан соң ике минут узгач һәлакәткә тарыды.
Украинаның Чит ил эшләре министрлыгы бортта булган барлык кешеләрнең һәлак булуын раслады. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗигагә двигательнең төзек булмавы сәбәп булган. Югыйсә, самолет ике көн элек техник тикшерү узган. "Теракт" диючеләр дә бар.
Украинаның чит ил эшләре министры Вадим Пристайко мәгълүматларына караганда, корбаннар арасында — 82 иранлы, 63 канадалы, 11 украин (экипажның тугыз әгъзасын да кертеп), ун швед, дүрт әфганлы, өчәр Бөекбритания һәм Германия гражданы булган.
Һәлакәттә барлыгы 177 кеше корбан булган.