Владимир Путин һәм Реджеп Тайип Эрдоган “Төркия агымы” газүткәргечен файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.
“Төркия агымы” проекты елына һәрберсе 15,75 миллиард кубометр газ үткәрүгә сәләтле ике тармактан гыйбарәт. Беренчесе - Төркия кулланучыларына Русия газын җиткерү, икенчесе Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа илләрен газ белән тәэмин итү өчен тәгаенләнгән.
Тантанада Сербия Президенты Александр Вучич һәм Болгария Премьер-министры Бойко Борисов та катнашты.
Владимир Путин һәммәсен сәламләп, вакыйганың мөһимлеген билгеләде, Русия-Төркия бәйләнешләренең нәтиҗәле булуын ассызыклады, киләчәктә ике як өчен дә файдалы проектларның янә булачагына ышаныч белдерде.