Быел башкалада һәм республика шәһәрләренең үзәк мәйданнарында беренче тапкыр пиксель чыршылар да балкыды
Быелгы Яңа ел чараларына әзерлек әле ярты ел элек үк башланды дисәк тә, арттыру булмастыр. Яз айларында ук республикага итальян режиссеры һәм рәссамы Валерио Фести килде һәм Уфаны дөньяның иң матур шәһәрләре дәрәҗәсендә бизәргә сүз бирде. Ә декабрьдә башкалада төрле утлар белән балкыган капкалар, Уфада һәм республиканың берничә шәһәрендә хәтта пиксель чыршылар да барлыкка килде.
Бу үзеннән-үзе янып, җырлап, урыс һәм башкорт телләрендә котлаулар язып торучы ясалма чыршылар Италиядә җитештерелеп, Башкортстанга кайтарылды.Аларның иң биеге — 32 метрлы. Ул Уфада “Торатау” Конгресс-холлы янындагы мәйданда урнаштырылды. Нәкъ шушы купшыкай янында без Арсен, Розалия, Азалия һәм Әскар Латыйповлар гаиләсен очраттык.— Без бу хакта күптән ишеткән идек, НТВ каналында илдәге иң матур пиксель чыршыларның берсе — Уфада, дигәч, түзмәдек, килеп карарга булдык, — ди Розалия. — Килдек тә, берничә көн инде моннан китә алмыйбыз. Балалар көн саен юлны шушы якка бора. Без дә рәхәтләнеп аларга иярәбез!Мондый чыршылар Стәрлетамакта, Октябрьскийда, Сибайда, Салаватта, Агыйделдә, Ишембайда, Кумертауда һәм Нефтекамада да куелды.Яңа ел бәйрәме быел мәдәни һәм спорт чараларының күп булуы һәм аларның аеклык шартларында узуы белән дә аерылып торды. Кышкы озын ялларда кабул ителгән “коры закон” үзен тулысынча аклады һәм халыкта яклау тапты. Нәтиҗәдә — меңнәрчә гомерләрне саклап калуга ирешелде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “озын” бәйрәмнәргә йомгак ясады. Аның фикеренчә, төп нәтиҗә – янгын очраклары һәм аларда һәлак булучылар саны кимү.
“Һәр “озын” бәйрәмдә янгыннар чыгу хәвефе бар. Гыйнварның беренче көннәрендә алар һәрвакыт йөзләгән була, һәлак булганнар, җәрәхәтләр алганнар, йортсыз калганнар саны берничә дистәгә җитә иде... Без инде бер ел бу куркыныч күрсәткечләрне киметү буенча системалы эш алып барабыз. Янгын турында хәбәр итүче махсус приборлар урнаштырабыз, рейдлар оештырабыз, хәвеф төркемнәре белән эшлибез. Нәтиҗәләр күз алдында. Быел янгыннар санының дүрттән бер өлеше кимеде, узган ел белән чагыштырганда, аларда һәлак булучылар саны 80 процентка кимегән. Әйе, янгын, эчкечелек, юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәш темасы күпләрнең үзәгенә үтсә дә, арытаба да бу юнәлешләр буенча эшләячәкбез. Чөнки һәр сан артында – якташларыбыз язмышы. Үзегезне саклагыз”, – дип язды ул “Facebook”тагы битендә.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ел башыннан республикада 134 янгын очрагы теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган һәм 3 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган тәүлектә 20 янгын чыккан, аларда һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Бәйрәм көннәрендә янгын чыгуның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм мичләрне куллану кагыйдәләрен бозу.