+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 гыйнвар 2020, 07:45

Яңгырлар һәм ыжгыр җилләр үзәккә үткән иде...

Нефтекамада “Инцидент” системасы ярдәмендә халык күптән көткән тукталыш павильоны урнаштырылды.

Нефтекамада “Инцидент” системасы ярдәмендә халык күптән көткән тукталыш павильоны урнаштырылды

Җәмәгать транспорты зур һәм кече шәһәрләр тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Шәһәр халкы һәр көнне автобуслардан файдалана: берәүләр — эшкә, икенчеләр укырга бара. Кайчагында транспортны 15 минуттан артык көтәргә туры килә. Анысына гына түзәр идең, бөтен җирдә дә уңайлы тукталышлар булмау үзәккә үтә.

Әйтик, Нефтекамада Дорожная урамындагы 15нче йорт каршында маршрут транспорты тукталышы билгесе булса да, әлегә кадәр тукталыш павильоны урнаштырылмаган иде. Шуңа да транспорт көтеп, пассажирлар яңгыр астында чыланды һәм ыжгыр җилдә туңды. Мондый кырыс шартлар тәмам үзәкләренә үткәч, кешеләр социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать язганнар.Нефтекама шәһәрендә яшәүче Хәмдия Бәхтиева белдерүенчә, бу коточкыч хәл булган. “Минем балалар яңа бистәдә яши, әгәр анда барырга уйласам, миңа бер автобустан икенчесенә күчеп утырырга кирәк. Биредә гел җил, салкын, яңгыр булды. Кышын да, җәен дә, көзен дә монда чыгып булмый иде”, — ди ул.
“Инцидент-менеджмент” программасы онытылган тукталыш турындагы мәсьәләне теркәгән. Аның буенча эш башланган. Берничә көннән соң биредә эшчеләр пәйда булган.
Республика Башлыгы Хакимияте каршындагы социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгате буенча эшче төркем хезмәткәре Салават Гарипов белдерүенчә, 13 көннән соң халыкка тукталыш павильоны урнаштырылу турында хәбәр ителә, моны фотолар раслый.
Павильон урнаштырудан Нефтекама халкы канәгать калган. “Инцидент-менеджмент” мониторинг системасы күп кенә мөрәҗәгатьләрне эшкә алырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, нефтекамалы­ларның социаль чел­тәрләр­дәге чираттагы посты күптәнге проблеманы хәл итәргә булышкан.
Бу шәһәр халкы социаль чел­тәрләрдә актив языша.
“2019 елда халыктан алты меңгә якын мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге төзеклән­дерү өлкәсе, юллар һәм торак-коммуналь хуҗалык эш­чәнлегенә кагыла. Чүп чыгару, мәктәптә балалар туклануы белән бәйле шикаятьләр дә бар. Сәүдә өлкәсенә кагылышлы сораулар да очрый”, — ди Нефтекама шәһәре хакимия­тенең бүлек мөдире Әдил Нәбиуллин.
Башкортстанда “Инцидент-менеджмент” программасы эшли башлаганнан бирле 77 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. Иң актуальләре шәһәр мохитен төзеклән­дерүгә, торак-коммуналь хуҗалыкка, йортларны һәм подъездларны ремонтлауга, шулай ук чүп чыгаруга кагыла. Халыкны җәмәгать транспорты эше һәм парковка урыннарын төзекләндерү дә борчый. Мөрәҗәгатьне калдыру өчен Интернетлы кесә телефоны булу да җитә.
Фото: Лента.ру
Читайте нас