Радий Хәбиров Иглин районындагы проблемага игътибар юнәлтәчәген белдерде.
Бүген Хөкүмәт йортында республика Башлыгы Радий Хәбиров Гомумрусия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше, Милли медицина палатасы рәисе, профессор Леонид Рошаль белән очрашты.
Очрашуда вице-премьер, республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова,"Бердәм Русия" партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров һәм Башкортстан Медицина палатасы рәисе Дамира Сабирҗанова катнашты.
Анда Гомумрусия халык фронтының эшчәнлеге турында сүз барды. Леонид Рошаль Иглин районында сыек көнкүреш калдыкларын чистарту буенча корылма төзү кирәклеген әйтте. Радий Фәрит улы райондагы проблемалар белән таныш булуын белдерде һәм аларның "Төзелеш сәгате"ндә игътибарга алыначагын әйтте. Моннан тыш, Радий Хәбиров төбәк штабының эшчәнлеген ныграк өйрәнәчәген белдерде, чөнки бу гражданнарны борчыган мәсьәләләрне ачыклауга ярдәм итәчәк.