Республика синоптиклары алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.
Башкортстан гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итүенчә, бүген республикада урыны белән кар ява, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр исә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез — минус 5-10 градус.
Иртәгә Башкортстанда төнлә һәм көндез бераз кар явачак. Аерым районнарда буран чыгуы көтелә, бозлавык булачак, электр чымнарына һәм агачларга юеш кар ябышу, юлларда кар сырынтылары хасыйл булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан ,көндез урыны белән көчле булачак. Һава температурасы төнлә -7-12 , көндез -2-7 градус.
14 гыйнварда юеш кар явуы һәм буран чыгуы көтелә. Һава температурасы төнлә -3-8, көндез минус 1-6 градус булачак.
Фото: социаль челтәрләрдән.