+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 гыйнвар 2020, 12:49

Бәйрәмнәрнең дә куркынычы бар

Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннарда һәлак булучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, дүрт тапкыр – 20дән бишкә кадәр кимегән. Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов хәбәр итте.

Элегрәк һәлак булганнарның күбесе исерек булса, бу каникулларда коткаручылар шундый бер очракны гына теркәгән.

Яңа ел каникулларында янгыннар саны, узган ел белән чагыштырганда, 19 процентка кимегән. Янгын нәтиҗәсендә бер генә бала да зыян күрмәгән.

Марат Латыйпов сүзләренә караганда, коткаручылар тарафыннан күрелгән чаралар балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре уздырыла торган урыннарда штаттан тыш хәлләрне һәм янгыннарны булдырмаска мөмкинлек биргән.

Радий Хәбиров Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык тәэмин иткән ашыгыч хезмәтләргә һәм хокук саклау органнарына, шулай ук муниципалитетлар башлыкларына балалар шәһәрчекләрен төзекләндерү һәм аерым балалар өчен бәйрәм чыршылары оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, быел беренче тапкыр Яңа ел каникулларында алкоголь сату буенча чикләүләр кертелде. Бу тәҗрибәне өстәмә анализларга кирәк.

Шуның белән бергә бөтен республика буенча спорт һәм мәдәни-күңел ачу чаралары узды. "Яңа ел гаилә уеннарында" гына да 320 мең кеше катнашты.

Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас