Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында республикада “Демография” гомумдәүләт проекты уңышлы тормышка ашырыла.
Дәүләт ярдәменең төрле чаралары белән балалар туу санын биш елга 8414кә арттырырга мөмкин. Демографик хәлне яхшырту буенча проектның "Юл картасын" Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә социаль сәясәт буенча вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яулау министры Ленара Иванова тәкъдим итте.
Шулай итеп, бишьеллык эчендә 2480 бала абортка кадәр консультация бирү сыйфатын арттыру нәтиҗәсендә өстәлә ала.
Тагын 2625 бала ЭКО һәм криокүчерү өстәмә процедуралары нәтиҗәсендә туарга мөмкин. Республика бюджетында бу максатларга ел саен 83 миллион сум акча салынган.
Халыкның репродуктив сәламәтлеген яхшырту программасын тормышка ашырудан 2175 бала туу көтелә.
Бала карау буенча хезмәтләр үсеше нәтиҗәсендә тагын 1134 бала дөньяга килергә мөмкин.
Төбәктәге кайбер муниципалитетлар үзләренең локаль ярдәм чараларын булдырган. Салаватта ике һәм өч игезәк балалар өчен (50 мең һәм 100 мең сум), Илеш һәм Караидел районнарында ЭКО процедурасы хакының бер өлешен түлиләр, 26 районда күпбалалы гаиләләргә җир салымы буенча ташлама билгеләнгән, 10сында – милек салымы. Шундый ук чараларны һәр шәһәрдә һәм районда гамәлгә ашырырга мөмкин, дип тәкъдим итте вице-премьер.
Программа гаиләгә дустанә булган инфраструктураны үстерүне күздә тота: ачык бала тудыру йортлары, балалар өчен уңайлы медицина тикшерүләре, озайтылган көн төркемнәрен арттыру, күпбалалы гаиләләргә театрларга билет сатып алганда ташламалар һәм башкалар.
2019 елда республикада 42 мең бала туган – 2018 ел белән чагыштырганда, 10 процентка кимрәк.
"Ашыгыч рәвештә бернинди чара да күрмәсәк, халык саны кимиячәк. Кул кушырып утырудан файда юк. Эшне башларга һәм ел саен нәтиҗәләрне анализларга кирәк», — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә.