+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 гыйнвар 2020, 08:35

"Мәрхүмнәр тыныч йокласын иде дә соң..."

Борай районындагы зиратта булган хәлгә ачыклык кертелерме?

Борай районындагы зиратта булган хәлгә ачыклык кертелерме?
Борай районында яшәүчеләр мәрхүм булган якыннарының каберен күреп шаккаткан. Баксаң, күптән түгел иске зиратта үсүче агачларны кискәннәр икән. Нәтиҗәдә, берничә кабер киртәләре зур зыян күргән.Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, агачларны торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре кискән булырга тиеш, чөнки агачларның кәүсәсе - бер урынга, ботаклары икенче җиргә өелгән. Әмма агачларны кискәндә аларның каберләр өстенә төшәчәге турында уйламаганнар, күрәсең. Социаль челтәрләрдә ким дигәндә биш кабер каза күрүе билгеләнә.
Әлбәттә, мондый хәлгә урында яшәүчеләр зур ризасызлык белдерә. Алар район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаковка тиз арада мәсьәләне хәл итү чарасын күрүне сорап мөрәҗәгать иткән.

Читайте нас