Элекке вице-премьер Алексей Кудрин шундый тәкъдим кертә.
Ике минималь хезмәт хакыннан (МРОТ) азрак керемле кешеләрне керем салымыннан (НДФЛ) азат итү хакында күп сөйли башладылар. Бу чара илдә ярлылыкны киметү юнәлешендә мөһим адым булачак, диләр. Ә менә Русия Исәп палатасы башлыгы (Русия Хөкүмәтенең элекке вице-премьеры) Алексей Кудрин НДФЛдан азат итүнең нәтиҗәсе сизелерлек булмаячак, ди. Чөнки ярлыларның күпчелеге күпбалалы гаиләләр яисә, гомумән, акчалата кереме булмаган кешеләр. Шуңа күрә, керемнәре аз кешеләргә акчалата субсидия түләү отышлы булачак, ди элекке вице-премьер.