+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 гыйнвар 2020, 12:21

Йоклап ятканда фатирын ишелеп төшсен инде...

Бүген Уфаның Орджоникидзе районында иртәнге сәгать 7дә Пекин урамындагы 16нчы санлы ике катлы торак йортта газ шартлау булды, шуның нәтиҗәсендә аның түшәме һәм диварлары җимерелде. Әле бу урында нинди хәлләр бар? Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бүген Уфаның Орджоникидзе районында иртәнге сәгать 7дә Пекин урамындагы 16нчы санлы ике катлы торак йортта газ шартлау булды, шуның нәтиҗәсендә аның түшәме һәм диварлары җимерелде. Әле бу урында нинди хәлләр бар? Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бәхеткә, беркем дә үлмәгән, йортта яшәүчеләр ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән. Әмма зыян күрүчеләр һәм алар арасында бер бала да бар.

Йортта яшәүче Инна Скворцова биредә 8 яшьлек улы белән фаҗига булган фатир күршесендә яши, анда дивар җимерелгән. Ул күршедә яшәүче 37 яшьлек Әнфисәнең улы 15 яшьлек Артурның елап кычкыруын һәм әнисен ярдәмгә чакыруын ишеткән. Соңыннан билгеле булуынча, аның аягы сынган.

«Без башта нәрсә булганын бөтенләй аңламадык. Шартлау бик каты булды. Каты тузан купты. Йөгереш башланды, Әнфисә диванда йоклаган, янәшәдә генә дивар ишелеп төшкән. Аны шул диван коткарып калган, әгәр дә ул булмаса, һәлак булыр иде», - ди Инна.
Шартлаудан тәрәзәләр чыгып очкан.

«Башта без электр үткәргечтә хилафлык килеп чыккан дип уйладык, аннан беренче катта урнашкан бүлмәдә шартлау булган икән дидек, — ди Ирина. - Анда наркоман яши, ул һәрчак үзенә ниндидер әфьюн пешерә. Һәрвакыт ацетон исе килеп тора. Без инде берничә ел бу хәл белән көрәшәбез, шунда ук аңа уйладык. Баксаң, бер ай элек кенә икенче катта яши башлаган егет бүлмәсендә икән".

Тәненең 50 проценты пешкән бу ирне дәваханәгә алып киткәннәр, аның хәле авыр. Артур белән Әнфисәгә дә табиблар ярдәм күрсәтә.

Биредә газ исе кичтән үк сизелгән. Тикшерү комитеты мәсьәләгә ачыклык кертәчәк, барлык хезмәтләр дә эшкә кушылган. Биредә башкала мэры Өлфәт Мостафин да булган.




Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.
Читайте нас