Русия Президентының Федераль җыелышка еллык Юлламасын игълан итү тантанасында катнашкан Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгы тарафыннан демографик кризисны җиңү, гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, балалы гаиләләргә ярдәм итү, мәгариф системасын модернизацияләү буенча зур һәм амбициоз бурычлар куелган.
"Президентның бүгенге чыгышының күп кенә тезислары тарихка керер дип ышанам. Бу, беренче чиратта, ана капиталын беренче бала өчен түләү турындагы яңалыклар, аның гомумән артуы, өченче бала туганда торак алу өчен өстәмә акча, ана капиталы программасын, ким дигәндә, 2026 ел ахырына кадәр озайту. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга җиде яшь тулганчы пособие түләү, кече сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү, сыйныф җитәкчеләренә махсус өстәмә түләүләр дә бик мөһим. Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән социаль сәясәт өлкәсендәге дистәләгән миллион гаилә мәнфәгатьләренә кагылышлы чаралар илнең һәр кешесе ягыннан уңай бәяләнәчәк. Илебез тарихында мондый хәлләрнең булганы юк иде әле", - дип белдерде парламент җитәкчесе.