Тикшерү эшләре дәвам итәчәк.
Баймак районында хәбәрсез югалган хатын табылган.
Билгеле булуынча, 40 яшьлек Э. Мостафина 9 гыйнварда югалган иде. Аның гәүдәсе күршесенең абзарында табылган. Мәеттә физик көч куллану эзләре юк. Ул туңып үлгән булырга мөмкин.
Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерүләр дәвам итә. Хатынның ни сәбәпле вафат булуы да соңрак мәгълүм булачак.