Кышкы юлда, төнлә...
Республика автоинспекциясе Стәрлетамак районында җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан җиңел машина йөртүчене эзли.
Авария кичә кич, 15 гыйнварда, Стәрлетамак - Стәрлебаш автоюлының 6нчы чакрымында булган. 47 яшьлек ир вакыйга урынында һәлак булган.
Җәяүле юл кырыеннан барган, киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган, дип фаразлана.
— Хәзерге вакытта бу факт буенча автомобиль һәм аны йөртүчене эзләү чаралары оештырылды, — дип хәбәр итәләр республика буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсеннән.