+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 гыйнвар 2020, 16:20

Эш халык фронты белән берлектә алып барыла

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Бөтенрусия халык фронтының төбәк штабы рәистәшләре Шамил Вәлиев, Надежда Крылова һәм Денис Мусин, шулай ук Бөтенрусия халык фронтының төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин белән очрашты.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Бөтенрусия халык фронтының төбәк штабы рәистәшләре Шамил Вәлиев, Надежда Крылова һәм Денис Мусин, шулай ук Бөтенрусия халык фронтының төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар Русия Президенты Владимир Путин куйган мәсьәләләр кысаларында штаб эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләде.
Төбәк бүлеге фельдшер-акушерлык пунктларының мониторингы белән шөгыльләнә, “чүп реформасы”н контрольдә тота, ил Президенты белән “туры элемтә”гә гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча эшли, экологик акцияләр үткәрә. Өстенлекле юнәлешләрнең берсе – Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек.
- Беренчел медицина ярдәменә килгәндә, безгә бергә эшләргә кирәк, -- дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Авыл медицинасын тергезү - ныклы тырышлык таләп итүче зур процесс. 330 ФАПны безгә тулысынча алыштырырга кирәк. Бу эшне без 2024 елга төгәлләрбез. Бинаны төзү генә түгел, аның эчтәлеге, җиһазлары, персоналы да мөһим. Сез халыкка якынрак, кайбер нәрсәләрне әйтерсез. Сәламәтлек саклау министрлыгына сезнең тәкъдимнәргә оператив карарга сигнал бирермен.
Республика Башлыгы штаб җитәкчелеге белән юлдагы чокырларны ремонтлау һәм каты калдыкларны чыгару мәсьәләләрен тикшерде, аларның бу эштә аерым рольләрен билгеләде.
Читайте нас