15 гыйнварда Уфаның Орджоникидзе районында иртәнге сәгать 7дә Пекин урамындагы 16нчы санлы ике катлы торак йортта газ шартлау булды, шуның нәтиҗәсендә аның түшәме һәм диварлары җимерелде.
Бәхеткә, беркем дә үлмәгән, йортта яшәүчеләр ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән. Әмма зыян күрүчеләр һәм алар арасында бер бала да бар.
Инна Скворцова биредә 8 яшьлек улы белән фаҗига булган фатир күршесендә яши, анда дивар җимерелгән. Ул күршесе 37 яшьлек Әнфисәнең улы 15 яшьлек Артурның елап кычкыруын һәм әнисен ярдәмгә чакыруын ишеткән. Соңыннан билгеле булуынча, аның аягы сынган.
“Без башта нәрсә булганын бөтенләй аңламадык. Шартлау бик каты булды. Каты тузан купты. Йөгереш башланды, Әнфисә диванда йоклаган, янәшәдә генә дивар ишелеп төшкән. Аны шул диван коткарып калган, — ди Инна.
Шартлау икенче катта яшәүче ир-егет фатирында булган.
Тәненең 50 проценты пешкән бу ирне дәваханәгә алып киткәннәр, аның хәле авыр. Артур белән Әнфисәгә дә табиблар ярдәм күрсәткән.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова һәм сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, аларны дәваханәдә барып күргән, дәвалау шартларын тикшереп, канәгатьлелек белдергән.
Шартлау булган йортта газ исе кичтән үк сизелгән. Тикшерү комитеты мәсьәләгә ачыклык кертәчәк, барлык хезмәтләр дә эшкә кушылган. Биредә республика Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге дәүләт комитеты рәисе Илдар Шәфыйков, башкала мэры Өлфәт Мостафин да булган.
Үз хәбәрчебез.