+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 гыйнвар 2020, 07:25

Иң аек авыл кайсысы булыр?

Республиканың 47 авылы "Аек авыл" конкурсында җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.

Республиканың 47 авылы "Аек авыл" конкурсында җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.

Бу - район этабында сайлап алынган торак пунктлар. Бу хакта конкурсны оештыручы Бөтендөнья башкортлары корылтае вәкилләре белдерде.
Февраль ахырында бәйгедә катнашучы авыллар презентация үткәрәчәк. Конкурс комиссиясе теге яки бу авылда үткәрелгән чаралар санын гына түгел, ә халыкның активлыгын да бәяләячәк. Ягъни киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм мәгълүмат таратуны да.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Марсель Тойгынов белдерүенчә, конкурс кайбер уңай нәтиҗәләргә китергән дә инде. Башкортстанда алкоголизм белән авыручылар саны ике тапкыр кимегән. Бу - әлеге өлкәдә актив эш нәтиҗәсе.
Фото:dsha.krd.muzkult.ru
Читайте нас