Кыш кыш булмады инде быел... Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бүгенге көннең халәтен шәп итеп ачып биргән.
***
Көн шушындый буламыни?
Кыш шушындый буламы?..
Бу кышның ни салкыны да,
Ни кары, ни бураны...
Урамда шундый моңсызлык,
Котылгысыз котсызлык...
Ничә көннәргә сузылган
Кояшсызлык-утсызлык...
Кыш уртасында җылылык
Күтәрелде + өчкә...
Аякларымны өстерәп,
Атлыймын көчкә-көчкә.
Аякка, җанга иярә
Казанның бар пычрагы...
Юк, түгел бу табигатьнең
Очраклы бер очрагы...
Табигать, әнә, үзе дә
Нишләгәнен аңламый.
Ул безне дә һәм үзен дә
Бертуктаусыз алдалый.
Табигать тә, җәмгыять дә
Буталып беткән инде...
Ә күңелем кышны шундый
Ашкынып көткән иде!
17.01.2019.