+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 гыйнвар 2020, 08:10

Туган илемә кайтсам, үлем көтә...

Иранда бит әле үлем җәзасы бар… Кайтыргамы, юкмы?

Фотода – Шохре Байат. Аңа 32 яшь, Ираннан. Ул - шахмат буенча халыкара арбитр.
Байат күптән түгел Шанхайда үткәрелгән дөнья чемпионатында баш судья вазыйфасын башкара. Бу чемпионат аның карьерасында мөһим вакыйга булырга тиеш була. Ләкин, нәтиҗәдә, ул хәзерге вакытта туган иленә кайтырга курка. Нәрсә булган соң?
Турнирдан соң Иран киңкүләм мәгълүмат чараларында Шохре Байатның хиҗабсыз төшкән фотолары тарала. Иран законнары буенча, хатын-кызларга хиҗабсыз йөрү катгый тыела.
- Кесә телефонын кабызгач, бу фотографиянең бөтен җирдә дә булуын күрдем. Иран киңкүләм мәгълүмат чаралары мине яулыксыз йөрүдә һәм, имеш, хиҗаб киюгә каршы протест белдерүдә гаепли. Иранда үлем җәзасы да бар. Шуңа күрә мин Туган илемә кайтырга куркам, - дигән Шохре "Би-Би-Си" агентлыгына.
фото "Би-Би-Си" сайтыннан
Читайте нас