Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...
Бүген Русия Президенты Владимир Путин Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада катнашты. Президент "Невский пятачок" хәрби-тарихи комплексында булды. Ул Ленинград өлкәсенең Киров районында урнашкан. Анда ул "Рубежный камень" мемориалына чәчәкләр салды.
Билгеле булуынча, Ленинград 872 көн блокадада булган. Тулысынча 1944 елның гыйнварында гына блокада өзелгән.