Соңгы көннәрдә һава торышы язны хәтерләтә. Ә тышта – гыйнвар... Салкын көннәр әле булырмы?
Синоптиклар республикага салкыннарның кайтачагын вәгъдә итә.
Чәршәмбегә кадәр һава торышы 3 градустан да салкынрак булмаячак әле. Пәнҗешәмбе көндез – 4-5, төнлә 7 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Ә җомга көнне чын кышкы салкын һава торышы вәгъдә итәләр – 11 градуска кадәр суытачак. Шулай да салкыннар озакка бармаячак, якшәмбе үк янә 4-5 градуска кадәр җылытачак.
Карлы булачак, атна буе кар явуы көтелә.