+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 гыйнвар 2020, 08:55

Баймакта - “Хатын-кыз бәхете территориясе”

25 гыйнварда Баймакта “Хатын-кыз бәхете территориясе” дигән республика чарасы узачак.

25 гыйнварда Баймакта “Хатын-кыз бәхете территориясе” дигән республика чарасы узачак.

Бу проектның инициаторы — Каринэ Хәбирова. “Хатын-кыз бәхете территориясе” Учалы, Ишембайда узды да инде.

Бу зур иҗади мәйданчыкта кул эшләре тәкъдим ителә, милли кухня күрсәтелә, үз-үзеңне тәрбияләү буенча осталык дәресләре, сәламәтләндерү процедуралары үткәрелә. Кыскасы, әлеге чарада “Хатын-кыз бәхете” төшенчәсенә туры килүче башка шөгыль һәм мавыгулар, көнкүреш мәсьәләләре, социаль яклау, гүзәллек, нәфис затларга кагылышлы башка проблемалар бер мәйданчыкта берләштерелә.

Чарага килеп, хатын-кыз бәхетенең серләренә төшенегез, үкенмәссез!

Фото: baimak.bashkortostan.ru
Читайте нас