+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 гыйнвар 2020, 11:30

Путин Талызинага котлау телеграммасы җибәргән

Русия Президенты Владимир Путин РСФСРның халык артисты Валентина Талызинаны юбилее белән котлады, аның ил театры һәм кинематографы тарихына керткән өлешен билгеләп үтте, Тиешле телеграмма Кремль сайтында бүген бастырылган.

Русия театр һәм кино актрисасы Валентина Талызина бүген 85 яшен билгели.

“Сезне чын күңелдән юбилеегыз — туган көнегез белән котлыйм! Сез илебез театры һәм кинематографы тарихына бик күп якты, талантлы юллар яздыгыз. Сәнгать сөючеләргә тирән, үзенчәлекле актерлык эшләренең бай галереясын бүләк иттегез”, — диелә телеграммада.

Президент актрисага сәламәтлек, илһам һәм яңа иҗади уңышлар теләгән.

Валентина Талызина 1935 елның 22 гыйнварында Омскида туа. ГИТИСны, Николай Петровның остаханәсен тәмамлый. Ул бик күп спектакльләрдә, шулай ук кинода 130дан артык роль башкарган.

"Моссовет" театрының агымдагы репертуарында Валентина Талызина Максим Горькийның “Васса” спектаклендә төп рольне уйный.

Фото: pixabay
Читайте нас